Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәренә килде.
Биредә Рөстәм Миңнеханов Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булачак, анда аңа "Сәламәт яшәү рәвеше", "Профилактика", "Диагностика", "Дәвалау", "Өйдә авыруны карау" юнәлешләре буенча презентацияләр тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук ул Philips компаниясе җитәкчелеге белән дә очрашырга ниятли.
Алга таба High Tech Campus Югары технологияләр кампусында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары кампус резиденты — Signify компаниясе эшчәнлеге белән танышачак. Әлеге компания светодиод яктырту системалары, программа белән тәэмин итү һәм хезмәтләр өлкәсендә дөньякүләм лидер санала.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Нидерланд Икътисад министрлыгы Генераль Секретаре Маартен Кампс белән очрашуы узачак. Шуннан Нидерландның эшлекле даирә вәкилләре белән оештырылган «түгәрәк өстәл»дә катнашачак. Татарстан Президенты Нидерландка эш сәфәре ахырында Traffic Innovation Center компаниясе эшчәнлеге белән танышырга ниятли.
Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар бар.