Рөстәм Миңнеханов Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булды

02.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегендәге (Бест шәһәре) Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булды. 

Ул Нидерланд Корольлегендә кыскача эш сәфәрендә. 

Рөстәм Миңнехановка Үзәк эшчәнлеге турында сөйләделәр. Биредә сәламәт яшәү, гомер озынлыгын озайтуга, кешенең сәламәтлеге турында мәгълүматларны туплауга һәм әлеге мәгълуматларны эшкәртүгә аеруча игътибар итәләр. 

Үзәктә өч меңнән артык кеше эшли, ел саен үзәк 10 меңнән артык кунак кабул итә. Бигрәк тә онкология өлкәсендәге авыруларны тикшерүгә игътибар бирелә. Татарстанда әлеге компания инде 20 еллап эшли. 

Рөстәм Миңнеханов 

Инновацион үзәкне карау мөмкинлеге тудырылуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Россиядә кайбер милли проектлар кабул ителгәнлеген, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, дип искәртте. Бу – гомер озынлыгын арттыру, тулаем алганда, тормыш сыйфатын яхшырту кебек юнәлешләр.

«Сезнең җиһазлар күп кешеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итә. Без җиһазларның пациентлар өчен тагын да уңайлырак була баруын күрәбез», - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Philips компаниясе белән мөнәсәбәтләре тарихы барлыгын әйтте. Аның сүзләренчә, бу хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

Очрашу барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Philips җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча киләчәктәге адымнар турында фикер алышты. Татарстан Республикасы Президенты Philips компаниясенең кулланыла торган җиһазларын реновацияләү һәм компаниянең яңа аппаратларын сатып алу мөмкинлеген өйрәнәчәк эшче төркем төзергә тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.