Минтимер Шәймиев академик Александр Чубарьян белән очрашты

02.04.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, академик Александр Чубарьян белән очрашты.

Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев кунакка республиканың “Яңарыш” республика фондының эшчәнлеге турындагы экспозицияне тәкъдим итте һәм “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты турында сөйләде.

Александр Чубарьян Казанга “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының күчмә утырышын уздыру өчен килде.

Әңгәмә барышында ул Казан федераль университеты тарафыннан һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровның шәхси ярдәме белән оештырылган утырышның югары дәрәҗәдә узуын билгеләде. Университет “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” эшчәнлеге өчен мәйданчык буларак сайлап алынган. Россиянең иң яхшы педагоглары һәм методистлары республика мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүдә катнашачак.

Моннан тыш, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты базасында тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы ачылды. Бу Россиядә академик структура һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлек итүнең беренче тәҗрибәсе.

Минтимер Шәймиев кунакны республикада полилингваль белем бирү комплексларын булдыру буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яңарыш” республика фондының яңа проекты белән таныштырды.

Александр Чубарьян Минтимер Шәймиевкә алты томлык “Бөтен дөнья тарихы” фундаменталь академик хезмәтенең өч томын бүләк итте, Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты аны нәшер итүне 2018 елда тәмамлады. 
Очрашуда Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте