Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландка эш сәфәре кысаларында High Tech Campus югары технологияләр кампусында булды.
Монда ул резидентларының берсе - Signify компаниясе белән җентекләп танышты. Бу компания – яктылык светодиод яктыртуы өчен хәл ителешләр, системалар һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм лидер.
Глобаль бренды элеккегечә үк Philips. Компания базарда профессиональ, шулай ук кулланучылар өчен җайланмалар белән эшли һәм шәһәр тирәлекләрен, эш урыннарын үзгәртеп кора.
Signify компаниясе дөньядагы светодиод продуктларның 70%ын җитештерә.
Экологик тотрыклылык – Signify компаниясе эшчәнлеге нигезләренең берсе.
Signify берничә брендны берләштерә – Philips һәм Interact. Philips – профессиональ һәм көнкүреш яктыртуының глобаль бренды. Interact бренды – якланылган масштаблаштырыла торган платформа.
Очрашу барышында Signify комапниясе җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Казан шәһәрендә бердәм яктырту концепциясен тәкъдир иттеләр. Бердәм яктырту тирәлеге шәһәрне яктыртуны камилләштерер дип исәпләнә.
Казанда бердәм яктырту хәл ителеше белән биналар һәм аеруча кызыклы үзәк объектлар, шул исәптән Үзәк стадион, Казан Ратушасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасы, шулай ук шәһәрнең тарихи өлеше урамнары, Ирек мәйданы һәм башкалар берләштерелергә мөмкин.
Тәкъдир итү барышында, мисал буларак, Испания, Хорватия шәһәрләрендәге, Китайдагы (Шанхай) объектлар китерелде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проект Казан өчен кызыклы булырга мөмкин, бигрәк тә ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында. Ул проектны эшләп бетерергә, аны гамәлгә ашыруны берничә этапка бүлергә һәм яңадан фикер алышуга әйләнеп кайтарга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, проектның хакын исәпләп чыгарырга, шулай ук эксплуатацияләү чыгымнарын санап карарга кирәк.
Signify компаниясе Татарстанда берничә проктны гамәлгә ашырган инде. Шулардан: «Казан» гаилә үзәге, Җәйге Универсиада-2013кә төзелгән 15 спорт объекты, шулай ук Түбән Камада телевизион башня.