Татарстан Республикасында 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмә Казан Кремлендә узды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 322 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн. 370 мең сумлык 61 карар чыгарылган.
Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшырырга планлаштырган. 2019 елның 4 апреленә гомуми мәйданы 95,3 мең кв. метр булган 1 мең 628 фатирлы 29 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган.
2019 елгы инвестицион программа буенча 136 объекттан 57 объект әзер диярлек; 27 объект – уртача әзерлектә; 52 объектта эшләр күп әле.
Республикада аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 2019 елда бүленгән бюджет акчалары 132 гаиләгә исәпләнгән. Шул исәптән 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә. 5 апрельгә 33 шундый гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Моннан тыш, 54 яшь гаилә; мәҗбүри һәм Ерак Төньяктан күченүче 45 граждан һәм чернобыльче торак белән тәэмин ителәчәк. 5 апрельгә 9 чернобыльчегә; 13 мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 37 йорт файдалануга тапшырылган, 94 йорт калган. Төзелеп килүче 94 йорттан 47 йорт әзер диярлек; уртача әзерлектә – 37 йорт; 10 йортта эшләр күп әле.
Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада пландагы 7 мең 325 йорттан 2 мең 852 объект эксплуатациягә кертелгән, 4 473 йорт калган.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Советларының (башкарма комитетлары) биналарын төзү өлешендә 11 объектның 9сында эшләр оештырылган. Бер объектта әзерлек эшләре бара (Менделеевск районы), 5 объектта фундамент корыла.
Республикада яслеле балалар бакчалары төзү турында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 4 апреленә 2 объектта эшләр тәмамланган (Арча, Тукай районнары). 27 объектта төзелеш дәвам итә.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына һәм башка чиновникларга җәмәгать киңлекләре проектларын гамәлгә ашыруга игътибар итәргә кушты. Ул искәрткәнчә, республикада бу эш 2015 елдан бирле алып барыла. Программаны гамәлгә ашыруга 8,6 млрд. сум акча җибәрелде, диде Рөстәм Миңнеханов. 2019 елда якынча 4 млрд. сумга тагын 63 объект төзекләндереләчәк дип хәбәр итте ул.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы елларда корылган җәмәгать киңлекләрен барларга кирәк. Бу объектлар ни хәлдә булуны, аларның ничек файдаланылуын, шулай ук бу мәйданчыкларда нинди мәдәни-ял итү чаралары уздырылуны белү өчен кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, барлау йомгаклары буенча объектларны тәртипкә китерергә, шулай ук югары уку йортларына, техникумнарга, мәктәпләргә беркетергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер кабат искәрткәнчә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында җәмәгать киңлекләре «акча туздыру өчен түгел, парклардан, скверлардан гражданнар файдалансын өчен, бу җәмәгать киңлекләренә ихтыяҗ булсын өчен корыла».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга җәмәгать киңлекләрен барлауга кушылырга кушты.