Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд бин Әбдул-Кәрим Әл Иса белән очрашты.
Искәртик, Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд бин Әбдул-Кәрим Әл Иса җитәкчелегендә Согуд Гарәбстаны делегациясе Казанда эш сәфәрендә.
Делегация Казан федераль университеты, Россия ислам университеты эшчәнлеге белән танышачак, Болгар ислам академисендә дә була, анда Мөхәммәд бин Әбдул-Кәрим Әл Иса лекция белән чыгыш ясый.
Бүген очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Россия һәм ислам дөньясы арасында багланышлар мәсьәләләре турында сүз барды.
Билгеләнгәнчә, Россия 2005 елда Бөтендөнья ислам конференциясенә күзәтүче буларак кушыла.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2014 елдан бирле "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркемен җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда алга таба да файдалы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итүенә ышануын белдерде.
Ахырда Бөтендөнья ислам лигасы белән Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Республикасы Диния нәзарәте арасында килешү имзаланды.