Рөстәм Миңнеханов Красноярсктагы XXIX бөтендөнья кышкы универсиадасында җиңү яулаган Татарстан спортчылары белән очрашты

05.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярсктагы XXIX бөтендөнья кышкы универсиадасында Россия җыелма командасы составында җиңү яулаган Татарстан спортчылары белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Татарстанннан 25 спортчы Россия җыелма командасы составында Красноярсктагы кышкы Универсиадада катнаштылар. Бу бөтендөнья студентлар уеннарында Татарстан спортчылары 8 медаль яулады: дүрт алтын, өч көмеш һәм бер бронза.

Красноярсктагы кышкы Универсиада-2019 призерларны моңарчы Россия Президенты Владимир Путин ( 2019 елның 27 марты) котлаган иде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Татарстан спортчылары югары спорт осталыгы, җиңүгә иксез-чиксез омтылыш, максатка ирешүдә ныклык күрсәттеләр».

«Сез Бөтендөнья универсиадасында республикабызны лаеклы күрсәттегез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең казанышлар нәтиҗәсендә кышкы спорт төрләрен үстерү республикабызда яңа импульс ала».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда Олимпия спорт төрләрен, массакүләм һөнәри  спортны үстерүгә, уздырыла торган спорт чараларының сыйфатына, заманча спорт инфраструктурасы булдыруга, шулай ук спортчыларга һәм тренерларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. 

Бүгенгә республикада 11 меңнән артык спорт объекты эшләп килә, ел саен 30дан артык бөтенроссия һәм халыкара ярышлар, 800ләп төбәк ярышлары, уздырыла, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, федераль җыелма командаларга 300дән артык Татарстан спортчысы кертелгән. «Бу – гаять зур потенциал», — диде ул.

«Без Татарстаннан бөтендөнья аренасында чыгыш ясаучы спортчыларыбыз, аларның тренерлары һәм волонтерларыбыз белән горурланабыз. Сез киләчәктә дә җанатарларыгызга онытылмас эмоцияләр бүләк итәрсез һәм республиканың һәм илнең спорт казанышлары тарихында якты сәхифәләр калдырырсыз, дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты спортчыларга, тренерларга һәм волонтерларга рәхмәтләр тапшырды.

Искәртәбез, моңарчы Татарстан Республикасы спорт министрының беренче  урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Красноярсктагы Универсиадада алтын медаль яулаган Татарстан спортчылары 150шәр мең сум алачак. «Татарстан Республикасы Президенты документка кул куйды, аның нигезендә Универсиада-2019да җиңүчеләр 150 мең сум алачак, көмеш  призерлар – 90 мең сум, бронза өчен – 60 мең сум», - диде Хәлил Шәйхетдинов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары кулланылды.