Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачыклаганнар, шулардан 300 җинаять бюджетка янаган. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышында хәбәр иткән. Казан Кремлендә узган чара 2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланды.
Утрышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы коллегияләрендә тармакларында коррупцияне кисәтү чаралары турында сөйләшкән. Татарстан Президенты әлеге тәҗрибәне бөтен башкарма органнарда һәм муниципаль берәмлекләрдә гамәлгә кертергә өндәде.
2018 елга нәтиҗәләр чыгарып, ТР Президенты ассызыклаганча, төп икътисадый һәм хуҗалык нәтиҗәләре республикада коррупциягә каршы эш дөрес юнәлештә сайлануын күрсәтә. Татарстанда төзелештә һәм капиталь ремонтта, хуҗалык китапларында җирне хисапта тоту, авыл хуҗалыгы производствосында, мәгарифтә коррупция куркынычсызлыгын киметә алдык. Халык белән элемтә каналлары җайга салынган, шул исәптән "Халык контроле" сервисы аша да. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне ачык итү һәм аны электрон формага күчерүдә зур эш башкарылды.
"Болар барысы да уңай нәтиҗәгә китерә. Коррупциячел күренешләргә эләгүче гражданнар саны елдан ел кими. Әмма хокук бозу саны кимеми. Контроль-күзәтчелек органнары 200 ләп хокук бозу ачыклаган. Аларны юк итү максатыннан 65 мең акт чыгарылган. 23 мең кеше җаваплыкка тартылган. 200 млн сумнан артык штраф билгеләнгән. Штрафларны күбесен Ростехнадзор һәм Роспотребнадзор билгели", - диде ТР Президенты.
Коррупция профилактикасына үз өлешен прокуратура органнары кертте, диде ул. Алар 40 меңнән артык хокук бозу ачыклаган, шуларның 3 меңгә якыны - коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә. 1 меңгә якыны керемнәр турында белешмә хаталы бирелгән.Күзәтчелек органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә түбәндәге өлкәләрдә хокук бозуларны билгеләп була: мәнфәгатьләр конфликты, сатып алу эшчәнлеге, сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы, җир асты байлыклары, шәһәр төзелеше өлкәсе, мәгариф, медицина һәм башка хезмәт күрсәтүләр. Коррупцион хокук бозуларның сәбәпләре итеп, контроль оешмалары хезмәткәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә компетентлы булмавын, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының оешмалар эшен күзәтүдә җиренә җиткереп эшләмәвен атады ул.Ул ТР Хөкүмәте һәм Муниципаль берәмлекләр советына дәүләт җайга салу өлкәсендә вәзгыятьне өйрәнергә йөкләде.
"Без башта лицензия бирәбез, рөхсәтләрне, белгечләрне өйрәтәбез, ә соңрак анда хокук бозу ачыклана һәм штраф салына булып чыга. Аларны түләр өчен акчаны кайдан алырга, ягъни без үзебез кешене хокук бозуга этәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Профилактик эшчәнлек җитәрлек булмавы коррупциячел хокук бозуларга китерә. Һәр урланган рубль кимчелекләрне бетерүгә тагын да күп акча таләп итә".