Ил һәм «Газпром» җитәкчелегенең газ-мотор базарын үстерүне стимуллаштыруы аркасында Татарстанда 2013 елдан газ-мотор базары инфраструктурасын үстерү һәм газ-мотор ягулыгында эшләүче автотехника паркын киңәйтү буенча системалы озак срокка исәпләнгән эш алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара эшлекле конгрессның «Табигый газ – киләчәкнең газ-мотор ягулыгы буларак: тенденцияләр һәм перспективалар» темасына багышланган «Хәзерге заман технологияләре һәм нефть-газ комплексының перспектив проектлары» эш комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов рәислегендә Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖның двигательләр заводы территориясендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, утырыш темасы ил өчен бик актуаль һәм заманча. Россия Президенты Владимир Путин газ-мотор базарын, инфраструктурасын үстерү, шулай ук корпоратив, җәмәгать һәм коммуналь транспортны газга күчерү мөһимлеген берничә мәртәбә ассызыклады.
Россия Федерациясе Президентының газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча йөкләмәләре исемлегендә әлеге базарны инерцион үстерү темпыннан интенсив темпка күчү кирәклеге билгеләп үтелде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов «Газпром» җитәкчелегенә Татарстанга газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Соңгы елларда республикада газ-мотр ягулыгы станцияләре саны 2 мәртәбә артты (20 берәмлеккә кадәр), газ-мотор ягулыгын реализацияләүнең еллык күләме 36 млн. кубометр булды (8 мәртәбәгә артты). Кысылган газда эшләүче автотехника паркы 5,5 мең берәмлеккә җиткерелде (11 мәртәбәгә артты).
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, тулаем бары тик республика бюджеты исәбеннән генә Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча 1 млрд. сумнан артыкка чара башкарылган. Республика Хөкүмәте «2019-2021 еллар чорына АГНКС төзү программасы»н раслады.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре газ-мотор ягулыгы базарын үстерү чараларында актив катнашалар. «„КАМАЗ“газ-мотор техникасы чыгару өчен махсус җитештерү төзеде. „РариТЭК“ машиналарны газга күчерүгә әзерли һәм күчерә.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, төрле йөк ташуларга һәм пассажирлар йөртүгә бәйле бизнес еш кына газ-мотор ягулыгын сайлап ала: «Акча саный белгән кешеләр бу юнәлештә эшли».
Виталий Маркелов ассызыклаганча, бүген газ-мотор ягулыгы базарын үстерүнең сыекландырылган табигый газ куллану өлкәсендәге яңа этабы старт алды.