Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ренова-Холдинг" ҖЧҖ стратегик планлаштыру һәми үсеш директоры Олег Фомичев белән Чаллыга эш сәфәре кысаларында очрашты.
Очрашуда республикада сәнәгать производстваларын цифрлаштыру өлкәсендә багланышлар турында сүз барды - нефть чыгару, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре.