Рөстәм Миңнеханов: Цифрлаштыру - бизнесның конкурентлыкка сәләте ул

04.04.2019

Цифрлаштыру - бизнесның конкурентлыкка сәләте ул. Инновацияләргә ихтыяҗны арттыру, шул исәптән робототехниканы, ясалма акылны һәм әйберләр интернетын гамәлгә кертү өстенлекле максат булырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта "Производствоны цифрлаштыру: гамәли алымнар" семинарында белдерде. 

Чара Чаллыдагы ИТ-паркта узды. Семинар эшендә "Ренова-Холдинг Рус" ҖЧҖнең стратегик планлаштыру һәм үсеш буенча директоры Олег Фомичев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов башта мониторинг системасы кулланышта булган цифрлы цех моделе белән танышты. «ЦИФРА» компаниясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, әлеге технология станоклар эшен мониторинглау исәбенә җиһазлар нәтиҗәлеген арттыра. Җиһазлар эшен эшләгән вакытында һәм билгеле бер вакыт аралыгында ничек эшләгәнен тикшереп була. Бүгенге көндә әлеге сестеманы Россиядә 250ләп предприятие куллана, шулай ук Һиндстан, Сингапур, Финляндиядә дә кулланалар. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге эшләнмәне югары бәяләде һәм «ЦИФРА» предприятиесе җитәкчелеген Татарстан предприятиеләренә дә әлеге системаны тәкъдим итәргә өндәде. 

Цифрлы икътисадны үстерү өчен технологияләр генә түгел, квалификацияле кадрлар да кирәк, диде Татарстан Президенты. Мондый белгечләрне әзерләү булган ысулларны мәгарифтә яңадан карауны һәм укыту программаларын корректировкалауны таләп итә.

«Кыска вакыт эчендә безнең алдынгы югары уку йортлары базасында «Цифрлы икътисад» юнәлеше буенча яңа программалар эшләтеп җибәрелергә тиеш. Төп бурыч — ИТ-белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм аның агымдагы тенденцияләргә туры килүе», - диде Татарстан Президенты.

Предприятиеләрнең үзләренә үк актив рәвештә җитештерү digital-модельләрен кертергә һәм хәзер үк ихтыяҗ аз булган аналогик эш методларыннан китәргә кирәк. Югыйсә, республика икътисады лидерлардан артта калачак.

Цифрлы революция чорында робототехника, ясалма интеллект һәм Интернет әйберләреннән башка көндәшлеккә сәләтле бизнес төзү мөмкин түгел, дип саный Татарстан Президенты.

«Татнефть» компаниясе нефть-газ ятмалары игезәкләренең цифрлы модельләрен кулланып нефть чыгаруның яртысыннан артыгын башкара. Компания җитештерү элемтәсе һәм телеметрия челтәрен булдыру проектын тормышка ашырды. Моннан тыш, «Ренова» компаниясе белән хезмәттәшлек кысаларында шин комплексында «Җиһазлар мониторингы» проекты гамәлгә ашырыла», - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты бүген Татарстан предприятиеләренең өчтән бере генә цифрлы күчеш юнәлешләрен билгеләде, гәрчә базарда инде күптән «аналогик продуктларга» ихтыяҗ кимү тенденциясе күзәтелә башлады, диде.

«Әгәр якын арада предприятиеләр цифрлы күчүне башлап җибәрмәсә, яңа гына түгел, ә традицион базарлар перифериясенә эләгәчәк», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.Цифрлаштырудагы артта калу хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм чыгымнарны киметү мөмкинлекләреннән мәхрүм итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.