Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Судьялар советы Президиумының күчмә утырышын ачты

05.04.2019

Бүген Казанда Россия Судьялар советы Президиумының күчмә утырышы ачылды.Күчмә утырышлар форматын торгызу төбәкләргә суд системасы эшенең яңа механизмнарын булдыруда якыннанрак катнашу мөмкинлеген бирә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.   

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген Казан – илнең әйдәүче икътисадый, мәдәни һәм спорт үзәкләреннән берсе. Шәһәрдә эре бөтендөнья чаралары уздырылды – Универсиададан алып мундиал матчларына кадәр. Хәзер республика башкаласы Россия Судьялар советы Президиумы өчен эш урыны булды.  

«Менә нәкъ безнең республика башкаласында озак вакытлардан соң Россия Судьялар советы Президиумының күчмә утырышлары традициясе торгызылу – шатлыклы күренеш. Президиумның урыннарда эшләве судьялар бергәлеге төбәк органнары вәкилләренең аның эшчәнлегендә киңрәк катнашу мөмкинлеген тәэмин итә. Мондый очрашулар тәҗрибә алмашырга һәм куелган бурычларны хәл итүдә яңа алымнар эшләргә этәрә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, утырыш көн тәртибендәге мәсьәләләр судларның көндәлек эшенә бәйле. Суд системасы эшенең нәтиҗәлелеге һәм гадел хөкемне тиешле дәрәҗәдә башкару бу бурычларны хәл итүгә турыдан-туры бәйле.   

Йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты утырышта катнашучыларга нәтиҗәле эшләр һәм Россия Федерациясе судлары арарсында шахмат буенча беренче команда чемпионатын уңышлы уздыруларын теләде. «Эш графигыгыз тыгыз булуга кармастан, сез безнең республика тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга да вакыт табарсыз, дип ышанам. Безнең башкаланы мондый мөһим чараны уздыру урыны итеп сайлаганыгыз өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.