Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников белән очрашты

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников белән очрашты.

Очрашу «Казан ЭКСПО»да узды, анда Венчур форумы бара.

Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеме утырышын уздыру урыны итеп Казанны һәм «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәген сайлаган өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда шулай ук быел июнь аенда Новосибирскта Федераль Сабантуй уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Новосибирскка Сабантуйга киләчәк.

Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе җитәкчелегенә татар телен, Новосибирск өлкәсендә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.