Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы ачылу тантанасында катнашты

11.04.2019

Россия венчур форумы - инновацион продуктлар уйлап табучылар потенциаль инвесторлар белән очрашу өчен бик яхшы мәйданчык. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдерде. 

Форум "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Биредә шулай ук венчур проектлары ярминкәсе дә оештырылган. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, венчур ярминкәсендә катнашуга 200 дән артык проект тәкъдим ителгән, шуларның иллесен биредә күреп була. Финалга 15 проект чыгачак. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, венчур ярминкәсендә чит ил партнерлары да катнаша. 

Тантанада катнашкан Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников сүзләренчә, Новосибирск өлкәсеннән дә венчур проектлар биредә катнаша. "Без, әлбәттә, коммерциальләштерергә телибез, - диде Андрей Травников. - Башка катнашучыларга да шуны телибез". 

Россия венчур форумы 14 ел рәттән Татарстанда үткәрелә. Инновацион идеяләр ккүргәзмәсе - Россия төбәкләрендә, бөтен дөньядагы кебек үк, интеллектуаль үсеш бара, ә дәүләт һәм бизнес фәнни-техник мөмкинлекләрне үстерү яклы. 

Чарада сәламләү сүзе белән Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәре генераль директоры Хавьер Эчари, Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар чыгыш ясады. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.