Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондның Попечительләр советы утырышын уздырды

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондның Попечительләр советы утырышын уздырды. Утырыш Россия венчур фонды кысаларында "Казан ЭКСПО" мәйданында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында инновацион икътисадның төп элементларының берсе – яңа технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү, диде. Һичшиксез, монда фәнни үзәкләргә төп роль бирелә. Ул соңгы елларда республика университетларында үсеш алган инновацион инфраструктура булдырылганлыгын, ул үз эченә югары технологияле лабораторияләрне, инжиниринг үзәкләрен, бизнес-инкубаторларны алганлыгын искә төшерде.

Шул ук вакытта инновацион процессның нәтиҗәлелеге түбән дәрәҗәдә кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, инновацион продукцияне уңышлы алга җибәрү һәм аны гамәлгә кертүне тизләтү өчен технологияләр трансферты үзәген, шул исәптән югары уку йортлары арасында да, булдыру кирәк.

Нәкъ менә әлеге үзәкләр базасында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре технологияләрен һәм нәтиҗәләрен берләштерү механизмнары эшләнергә, инновацияләр базарында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге гамәлгә ашырылырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, монда республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренә эшләүче югары уку йортлары кафедралары да аерым роль уйный ала.

Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы әгъзалары шулай ук инновацион проектларны коммерцияләштерү өчен шартлар, инновацияләр үсешендәге төп проблемалар, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.