РФ вице-премьеры Дмитрий Козак: "КАМАЗ" 50-еллык юбилеен бик лаеклы рәвештә каршы ала

10.04.2019

"КАМАЗ" 50-еллык юбилеен бик лаеклы рәвештә, производствосын тулысынча яңартып, каршы ала. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак Чаллыга эш сәфәре кысаларында белдерде. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр. 

Башта Дмитрий Козак Чаллыны төзекләндерү эшләре белән танышты, аерым алганда, Габдулла Тукай исемендәге яр буе урамында булды. Россия вице-премьерына уңайлы шәһәр мохитен үстерү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә яңа алымнарн турында сөйләделәр. Шулай ук Дмитрий Козак һәм Рөстәм Миңнеханов Җиңү Паркында булдылар, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Аннары РФ вице-премьеры һәм республика җитәкчелеге "КАМАЗ" заводының производство куәтләрен карадылар, анда предприятиенең материаль-техник базасы белән таныштылар. Дмитрий Козак кабиналар каркасын җитештерәчәк яңа заводта булды, аны 27 май көнне ачмакчы булалар. Ел саен әлеге заводта 55 мең кабина чыгару көтелә. Шулай ук Дмитрий Козакка "КАМАЗ" авыр йөк машиналарының яңа модельләрен күрсәттеләр. 

"Бүген Чаллы һәм шәһәрнең төп предприятиесе бәйрәмне үткәрүгә әзер. Бу көтелгәннән дә артык. Двигательләр, тапшырулар тартмалары җитештерүче яңа заманча заводлар эшли. Соңгы биш елда "КАМАЗ" әлеге бурычларны хәл итү өчен дәүләт белән ныклы эш алып барды. Яңа производстволар ачыла. Май аенда кабиналар җитештерү заводын ачу көтелә. 40 меңлек коллектив горурлана ала, дип саныйм", - диде Дмитрий козак массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел Чаллыда КАМАЗ юбилеена багышланган җитмештән артык чара үткәрү планлаштырыла. "Шәһәрнең һәр кешесе уңай якка үзгәрешләрне сизергә тиеш. Бу - юллар, сәламәтлек саклау объектлары, мәгариф, мәдәният, спорт объектлары. "КАМАЗ" лаеклы рәвештә юбилеен каршы алырга әзерләнә - яңа модельләр рәте, двигательләр, кабина каркаслары җитештерәчәк яңа заводлар. Безне бу үзгәрешләр шатландыра", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

"КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин искәрткәнчә, заводны төзегәндә, 140тан артык фәнни-тикшеренү институтлары җәлеп ителгән булган. "Хәзер без бөтенесен диярлек үз көчләребез белән башкарабыз. Катлаулыгы буенча урычлар охшаш, әмма аларны завод хезмәткәрләре хәл итә. Мин "КАМАЗ" коллективын бик хөрмәт итәм һәм югары бәялим", - диде Сергей Когогин. 

Ахырда Дмитрий Козак "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.