Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко белән очрашты.
Очрашу башланыр алдыннан Алтай крае Хөкүмәте белән «Татнефть» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. Документка Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов кул куйды.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул берничә мәртәбә Алтай краенда булган. Үткән ел җәй көнне Татарстан Республикасы Президенты төбәк Сабантуенда катнашкан. Ул шулай ук край җитәкчелегенә татар иҗтимагый оешмаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Алтай крае үсеш өчен гаять зур потенциалга ия. Куәтле агросәнәгать комплексы бар, күп уникаль проектлар гамәлгә ашырыла. Безнең төбәкләр бер-берсен тулыландыра. Татарстан йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, юл техникасы, каучуклар, полиэтилен, шиннар, халык куллануы товарлары китереп тора. Алтай крае авыл хуҗалыгы продукциясе белән дан тота: он, карабодай ярмасы, сыр, төрле дәвалау әйберләре. Шулай ук без шиннар һәм трансформаторлар сатып алабыз», - диде Татарстан Президенты.
Ике төбәк арасында товар әйләнеше бүгенгә 2,5 млрд. сумга җитә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге күрсәткечне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. «Татарстан Республикасы һәм Алтай крае – үз продукциясе белән бер-берсен тулыландыра алучы ике эре төбәк. Товар җитештерүчеләр өчен базарларны киңәйтергә кирәк. Без 2020-2022 елларга программа эшлибез, аның буенча үзара товар әйләнешен арттырырлык чаралар билгеләнәчәк», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ИТ-технологияләр, икътисадны цифрлаштыру, инновацион инфраструктураны үстерү өлкәләрендә тәҗрибә алмашуны да искә алды.
Татарстан Республикасы белән төрле яклап хезмәттәшлек итү – Алтай крае Хөкүмәтенең өстенлекле юнәлешләреннән санала, диде Виктор Томенко.
Виктор Томенко сүзләренчә, «Татнефть» компаниясе белән имзаланган документ «Татнефть» структурасындагы предприятиеләр белән үзара практик мөнәсәбәтләргә кагыла. «Алтай крае территориясендә нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм энергетика өчен төрле махсус җайланмалар җитештерелә. Моннан тыш, без „Татнефть“ хезмәткәрләрен үзебезнең ял йортларына чакырабыз», - диде Алтай крае Губернаторы.