Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар утырышында катнашты

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар утырышында катнашты. Чара "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәгендә уза. 

Россия венчур форумы - Россия һәм чит илләрдән килгән венчур тармагы вәкилләре өчен дискуссияләр һәм сөйләшүләр үткәрү өчен иң эре халыкара платформа. 

Быел форумда 9 илдән 3 мең делегат катнаша - АКШ, Кытай, Франция,  Япония һәм башка илләрдән. Ярминәкдә катнашуга 7 илдәге 37 шәһәрдән компанияләр теләк белдерде. Оештыручылар сүзенчә, иң популяр юнәлеш - ИТ-платформалар, финанслар өлкәсендә технологияләр. 

Форумда шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников, Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәре генераль директоры Хавьер Эчари, Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.