Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Еркин Тукумов якын арада Казахстанның Казандагы Генконсулы вазифасыннан китүе турында хәбәр итте, бу урында ул 2018 елның гыйнварыннан хезмәт итте, эшен Мәскәүдә дәвам итәчәк. Ул республика җитәкчелегенә Россия-Казахстан хезмәттәшлеген ныгытуда ярдәмнәре һәм уңышлы бердәм эш алып бару өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Еркин Тукумовның ике яклы сәүдә-икътисадый, гуманитар элемтәләргә керткән өлешен югары бәяләде. ТР Президенты аңа яңа эш урынында уңышлар теләде.