Дмитрий Козак һәм Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО"да булдылар

10.04.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясенең "ТАНЕКО" комплексында булдылар. Аларга ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама җылылык электр үзәге директоры Алексей Юмагулов озата йөрделәр.

Дмитрий Козак һәм Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" производство мәйданнарында булдылар, төп объектларын карадылар, шул исәптән гидрокрекинг җайланмасын, база майлары производствосын, керосинны гидрочистарту, дизель ягулыгын гидрочистарту производстволарын. 

Аннан комплексның производство процесслары белән автоматлаштырылган идарә итү үзәгендә булдылар. Наил Маганов компаниянең нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе өлкәсендәге уңышлы инвестицион проектларын тәкъдим итте. "ТАНЕКО" турында Наил Маганов хәбәр иткәнчә, бу яңа технологик дәрәҗәдәге нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы. Әлеге проект әйәнә-тирә мохиткә тәэсирне түбән дәрәҗәгә төшерергә мөмкин итте. 

Визиты ахырында Дмитрий Козак "Татнефть" компаниясе эшчәнлеген югары бәяләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татанефть" ГАҖ матбугат хезмәте ярдәме белән