Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының финалы узды. “Комплекс сынауны лаеклы узды”,- дип белдерде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
“Дөнья чемпионаты үзенең ярышлар тарихында иң яхшылардан булсын өчен барысы да эшләнәчәк”, - дип ышандырды Рафис Борһанов.
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта узачак. Анда 69 илдән 1,5 мең конкурсант катнашачак.
Татарстан Республикасы җыелма командасы WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатның финалында күмәк зачетта беренче урынны яулады.
Рафис Борһанов сүзләренчә, Республика чемпионат вакытында 447,5 балл җыйды. Җыелма команда ярышларда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медален яулады. Шулай ук, Татарстан хисабында профессионаллык өчен бирелгән 25 медальон бар.
“Мондый нәтиҗәләргә без көчәйтелгән тренировкалар һәм тренерлар штабының оешканлыгы ярдәмендә ирешә алдык. Тренерлар һәрбер компетенциянең заманча тенденцияләрен исәпкә алып, эшне башкарды”, - дип ассызыклады Рафис Борһанов.
WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатын уздыру вакытында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәдәр үзәгендә якынча 60 мең кеше булды, - дип хәбәр итте WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.
Брифинг барышында Эмиль Гобәйдуллин чемпионатка билетлар турында да сөйләде.
“КазанАрена” стадионында узачак ачылыш һәм ябылу тантаналарына билетларны онлайн-сату 30 майда башланачак. Һәрбер теләгән кеше бу уникаль чарага билет алырга мөмкин”, - диде ул.
Эмиль Гобәйдуллин шулай ук тантаналарны уздыру буенча Игорь Крутойның продюсерлык үзәге эшли, дип искә төшерде.
“Чемпионат башланыр алдыннан билетлар шәһәр кассаларына да чыгарылачак, бу хакта без алдан хәбәр итәчәкбез”, - дип йомгаклады спикер.