Бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросының чираттагы утырышы узды.
Утырышны «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы Рәисе Борис Грызлов уздырды.
Утырышта видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, социаль-икътисадый үсеш юнәлешләре буенча эш, партиянең үзендәге актуаль мәсьәләләр, шул исәптән праймериз нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.