Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты

28.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Әңгәмә барышында яклар талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева Татарстан Республикасы белән «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар. Аерым алганда, документ республикада Сочидагы «Сириус» моделе буенча сәләтле балалар региональ үзәген төзүне күздә тота.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.