Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачты

27.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачу тантанасында катнашу. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар катнашты.  

Тантана башланыр алдыннан, Игорь Комаров һәм Сергей Чемезов яңа завод линиясен карап чыктылар. «КАМАЗ» бу объектны «Daimler» компаниясе белән хезмәттәшлектә 2016 елда төзи башлаган иде. Җитештерү дүрт цехтан тора: буяу, эретеп ябыштыру, логистика һәм энергоүзәк. Гомуми мәйданы - 70 мең квадрат метр диярлек, куәте – елына 55 мең кабина.  

Чыгышында Игорь Комаров «КАМАЗ» заводының динамик үсешен билгеләп үтте. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ассызыклаганча, бүген Татарстанда сәнәгатьнең актив үсеше күзәтелә.   

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, завод «КАМАЗ» компаниясенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итү елында ачыла. Ул билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» һәм «Daimler» белгечләренең уртак эше нәтиҗәсендә өч ел эчендә кабиналар каркасларын җитештерү буенча заманча завод төзелде.  

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм «Ростех» ДК җитәкчелегенә  әлеге проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Без үз чиратыбызда Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә әлеге проект уңышлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез», - дип белдерде ТР Президенты. 

Сергей Чемезов ассызыклаганча, «КАМАЗ» – Россиядә авыр йөк автомобильләрен иң эре җитештерүче. Компания дөньяның әйдәүче автомобиль техникасын җитештерүчеләрнең Топ-20сенә керә.   

«Өр-яңа һәм заманча заводны эшләтеп җибәрү – „КАМАЗ“ның  реинжинирингы һәм яңа модельләр рәтен үстерүе буенча зур проектының бер өлеше генә.

Кабиналар каркасларын җитештерү заводында дөньяның иң яхшы техник хәл ителешләре тупланган. Монда 100дән артык робот бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.