Татарстан Президенты Чаллыда яңа йортка күчүчеләрне котлады

27.05.2019

Бүген Чаллыда 403 фатирлы № 63/15 торак йортка күчү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБАО башкарма директоры Марат Зарипов һәм башкалар катнашты. 

Йортның төзелешен алып баручы инвестор – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Монда социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар  яшәячәк.    

Рөстәм Миңнеханов чаллыларны яңа фатирларга күчүләре белән котлады. Ул, Чаллыда социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү дәвам итәчәк, дип белдерде. Моннан тыш, социаль инфраструктураның иярчен объектларын – балалар бакчаларын һәм мәктәпләр төзү эшләре дә алып барыла.

Аннары Рөстәм Миңнеханов кешеләр күченүче фатирларны карап чыкты.  

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 2017 елда шәһәрнең 63 нче микрорайонын үзләштерә башлады. Барлы гомуми мәйданы 207 мең кв.м. булган 3,5 мең фатирлы 17 йорт төзергә җыеналар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты тагын «Яшьлек» микрорайонындагы 65-06 торак йортын төзүнең барышы белән танышты. Объект – өлеш кертеп төзелүче проблемалы йортларның берсе. Хәзерге вакытта монда төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Йортны 2020 елда эксплуатациягә кертергә ниятлиләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.