Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда сәләтле яшьләргә игътибар зур

28.05.2019

Республиканың алга таба үсеше, аның конкурентлыкка сәләтлеген тәэмин итү безнең яшьләр сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачыклаусыз мөмкин түгел. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Перспектива" Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗат потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепцияләрен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координацион совет утырышында белдерде.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә "Талант һәм уңыш" мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Россия – страна возможностей" автном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры урынбасары Владислав Даванков, Илкүләм технологик инициативаның Технологик түгәрәкләрендә катнашучылар ассоциациясе президенты Алексей Федосеев һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәләтлек һәм талантлы балалар һәм яшьләргә ярдәм - илебез стратегик юнәлешләренең берсе. Ул исәктрәкнчә, юлламасында Россия Президенты Владимир Путин алдынгы производстволарда эшләрлек, алгарышлы техник алымнарны булдырып кулланырлык белгечләр кирәклеген белдерде. "Сочидагы "Сириус" үзәгенең уңышлы эше турында сөйләгәндә Дәүләт Башлыгы ассызыклаганча, яшьләрнең сәләте, энергиясе, креатив мөмкинлекләре - Россиянең көчте конкурентлы өстенлекләренең берсе", - диде ТР Презденты. 

Республиканың "Прспектива" концепциясендә балгеләнгән алымнар, механизмнар һәм принциплар  дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырыла, аеруча "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. ТР Хөкүмәте аны гамәлгә ашыру органы итеп "Казан талантлар ачык университеты 2.0" АКОны билгеләде. 

"Безнең тәҗрибә ИФО Советы утырышында быел март аенда уңай дип билгеләнде, анда сәләтле яшьләр белән эш турында сүз барган иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек субъектларда әлеге мәсьәлә эшләнеп бетмәгән", - диде ТР Президенты. 

Аеруча Татарстанга "Талант һәм уңыш" фонды һәм "Сириус" үзәге эшчәнлеге кызыклы, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева Татарстанда шундый үзәк ачу турында килешү имзаладылар. Нигез мәйданчык итеп "Дуслык" мәгариф комплексы билгеләнә. "Без юл картасын эшләргә һәм анда үзәкне формалаштыру адымнарын билгеләргә сөйләштек", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.