Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышында катнашучылар белән очрашты

27.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышында катнашучылар белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышы 27 май-3 июнь көннәрендә өч этаптан үткәрелә, ул Казан, Түбән Новгород, Ярославль, Мәскәү өлкәсе, Владимир өлкәсе, Санкт-Петербург аша уза. 

Бу масштаблы акция максаты - фармацевтика өлкәсе үсеше һәм аңа ярдәм итү: җитештерүчеләр, дистрибьютерлар, аптекалар сегменты, табиблар һәм пациентлар  оешмалары. 

Татарстан Президенты фармчабышта катнашучыларны сәламләп, Казанны старт урыны итеп сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Россия Сәнәнгать һәм сәүдә министрлыгының Фармацевтика һәм медицина сәнәгате үсеше департаменты директоры Алексей Алехин билгеләгәнчә, Татарстан бүген фармацевтика тармагына лаеклы өлеш кертә, производстволар үсеше өчен инфраструктура һәм инновацияләр үсешен тәэмин итә.

Алексей Алехин сүзләренчә, бүген Россиядә җитештерелгән даруларга ихтыяҗ арта. Фармацевтика тармагы стратегиясе - Россия препаратлары күләмен базарда арттыру. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.