Рөстәм Миңнеханов Көньяк Африка Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Номасонто Мария Сибанда-Туси белән очрашты

29.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Африка Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Номасонто Мария Сибанда-Туси ханым белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Яклар Россия Федерациясе белән Көньяк Африка Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алышты.

Искәртик, Россиядәге Көньяк Африка Республикасы илчелеге делегациясе элегрәк Татарстанда – 2017 елның мартында, шулай ук 2017 елның гыйнварында булган иде инде.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.