Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатының Россиядәге оештыру комитеты әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды

30.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.   

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатының Россиядәге оештыру комитеты әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантана Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

«Россия 2018» оештыру комитеты хезмәткәрләрен һәм әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын Казанда оештырганда һәм уздырганда төрле яклы ярдәмнәре өчен аларга рәхмәт белдерде.

2016 елда Конфедерацияләр кубогы шобагасы буенча Татарстан башкаласына «Казан Арена» стадионында Конфедерацияләр кубогы -2017 һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итү бәхете язды, диде Рөстәм Миңнеханов.

Үткән ел Казанда дөньяның мәшһүр футболчылары чыгыш ясады.   

Матчларны «Казан Арена» стадионы трибуналарыннан 255 меңләп тамашачы карады. 800 меңнән артык кеше Казанда Җантарлар фестивале мәйданчыгында булды.

«Казанның һәм мундиальның матчларын оештыручы башка шәһәрләрнең кунаклары һәм анда яшәүчеләр бик күп эмоцияләр алдылар. Болар бар да «Россия-2018» оештыру комитетының һәм матчларны оештыручы шәһәрләрнең уртак тырыш хезмәте нәтиҗәсендә булды», - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Оештыру комитеты әгъзаларының барысы да – үз эшләренең осталары.   

«Без бергәләп зур эш башкардык. Ышанам, киләчәктә дә мөһим спорт вакыйгалары булыр. Татарстан аларны югары дәрәҗәдә уздырырга әзер. Рәхмәт йөзеннән бүген сезгә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез», - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.   

Барлыгы 24 Татарстан Республикасы дәүләт бүләге тапшырылды (ике «Дуслык» ордены, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.