Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә ифтарда катнашты

30.05.2019

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә ифтарда катнашты.

Мөселманнарга Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ифтарда катнашучыларны сәламләде һәм аларга бәрәкәт теләде. Ул мондый аралашуның мөһимлеген ассызыклады, шулай ук ифтарда катнашучы Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллинга Мәскәү хакимиятләренең мөселманнар ихтыяҗларына булган игътибарлары өчен рәхмәт әйтте.

Бүгенге кичә татарның бөек мәгърифәтчесе һәм акыл иясе Шиһабетдин Мәрҗанига багышланды. Аның тормыш юлы, мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында сөйләделәр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.