Алексей Песошин: Республика ИТ-тармагының бурычы – предприятияләрне цифрлы үзгәртү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр булдыру

30.05.2019

Республиканың ИТ-тармагы үсешенең төп юнәлешләренең берсе - предприятиеләрне цифрлы үзгәртү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру. Шуның аркасында бүгенге көндә Татарстан цифрлы икътисадка күчү мәсьәләсе буенча иң уңышлы төбәкләр исемлегенә керә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин XIII Бөтенроссия IT & Security Forum (ITSF) форумы ачылышында  белдерде. Форум Казанда “Корстон” комплексы мәйданчыгында оештырылган иде.

Тантана башланыр алдыннан Алексей Песошин ITSF технология чишелешләре күргәзмәсен карады. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов озата йөрде. Күргәзмәдә 56 технологик стенд куелган иде.

Җитәкчеләр цифрлы икътисад кысаларында дәүләт секторын, бизнесны һәм җитештерүне ничек үзгәртеп корырга, хезмәт нәтиҗәлелеген арттырырга тиешлекне аңларга тиеш. Моның өчен корпоратив инновацияләр хисабына яңа алымнар эзләргә, эчтән бурычлар формалаштырырга һәм чит ил карарларына альтернатива табарга кирәк, дип билгеләде Алексей Песошин.

“Татарстанда без технопарклар һәм ИТ-парклар, Иннополис ИТ-шәһәре һәм аның территориясендә университет төзелешен башлап җибәрдек. Хәзер без үз алдыбызда яшь ИТ-компанияләргә ярдәм итү һәм аларга эре предприятиеләргә үз чишелешләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирү бурычын күрәбез”, - дип хәбәр итте Алексей  Песошин.

Ул билгеләгәнчә,  ITSF форумы яшь ИТ-стартаперлар төркеменә әлеге эшлекле вакыйгада катнашу һәм зур бизнес вәкилләренә үз чишелешләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә.

ITSF-2019 форумы  Казанда 30 һәм 31 майда уза. Форумның төп максаты – цифрлы проектларны үстерү, аларны гамәлгә ашыру өчен яңа компанияләр җәлеп итү, ИТ - җитәкчеләр берлеген булдыру. Быел форум эшендә 800 дән артык кеше, шулай ук атом энергетикасы,  финанс секторы, нефть-газ комплексы, энергетика, металлургия, сәнәгать өлкәсендә 300 компания вәкилләре катнаша.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.