Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әхмәд Абдуллаев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев Татарстанга эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – татар халкының рухи мәдәният өлкәсендәге тарихи ядкярләре белән танышу. Әхмәд хаҗи Абдуллаев Болгар музей-тыюлыгында булды, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышты.
Төгәлрәк - http://islamdag.ru/news/2019-05-28/muftiy-dagestana-posetil-s-rabochim-vizitom-respubliku-tatarstan