Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә, шул исәптән “Татэнергосбыт” АҖнең 2019 елның 1 кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре чыгарылган иде.
Икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсияр Гыймазетдинова үзенең докладында 2019 елның 1 кварталында компаниянең табышы 18 млрд 650 млн сум тәшкил итте, бу узган елга караганда 11%ка югары , дип билгеләде.
Ул шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын билгеләү буенча уздырылган тикшеренүләр турында сөйләде. Берничә ел дәвамында хезмәт күрсәтү тотрыклы югары дәрәҗәдә саклана, клиентларның 93%ы компания белән эшләүдән канәгать.
“Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов капиталь кертемнәр программасына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү кирәклеге турында сөйләде.
Марат Вәлиев “Татэнергосбыт” АҖнең булдырырга планлаштырылган интеллектуаль исәп системасы турында җиткерде.
Очрашу ахырында Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖнең хисап чорындагы эшчәнлегенең уңай күрсәткечләрен билгеләде һәм җитәкчелеккә һәм коллективка яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.