Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы -2019 кысаларында Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты

07.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия 2024: тотрыклылыкны һәм реформаларны ничек бергә алып барырга» темасына Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты.

Чара гадәттәгечә Петербург халыкара икътисадый форумы -2019 кысаларында узды. 

Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы – ачык дискуссия, шулай ук катнашучыларга сораулар рәвешендә уза. Чараның модераторы – «Россия Саклык банкы» ГАҖ президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф.

Эшлекле иртәнге ашта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары –РФ финанс министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова, РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, РФ Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге (РСПП) башлыгы Александр Шохин, бизнес вәкилләре, чиновниклар катнашты.

Герман Греф искәрткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте алдына 2024 елга 12 юнәлеш буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бурычы куелган. 

«Куелган максатларга тотрыклылыкны югалтмыйча ничек ирешергә? Реформалар һәрвакыт авыр узарга тиешме, яисә аларны бөтен җәмгыять өчен файдага уздырырга мөмкинме?» - бүген шул сораулар буенча фикер алыштылар. 

Герман Греф шулай ук иртәнге ашта катнашучыларга мобиль сораштыруда катнашырга тәкъдим итте, сорау түбәндәгечә: илкүләм проектлар Россияне дөньядагы уртача үсеш күрсәткечләреннән алдарак барырга этәрә алырмы?  «Юк» җавабын катнашучыларның 78%ы сайлаган, «Әйе» - 22%.

Александр Шохин искәрткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен икътисадый үсеш кирәк, ә киресенчә түгел. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова «Әйе» җавабын сайлаган.

«Илкүләм  проектлар – бер өлеш кенә ул. Алар өстенлекләр буларак билгеләнгән, җәмгыятьнең илдә иң беренче чиратта нәрсә эшләнергә тиешлегенә мөнәсәбәте. Мөгаен, бу өстенлекләр генә үсешкә китерер», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.