Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингда икенче урынны яулады

07.06.2019

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингда икенче урынны яулады. 

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы -2019 кысаларында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде.  

Унлыкка түбәндәге төбәкләр кергән: рейтингның беренче юлында – Мәскәү, икенчесендә – Татарстан Республикасы, өченчедә – Төмән өлкәсе, дүртенчедә – Калуга өлкәсе, бишенчедә – Санкт-Петербург, аннары – Тула, Мәскәү, Белгород, Ленинград, Ульяновск өлкәләре.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) генераль директоры Светлана Чупшева хәбәр иткәнчә, төбәкләр арасында конкуренция югары булган.

Татарстан Республикасы Президенты Стратегик инициативалар агентлыгына һәм экспертлар бергәлегенә Татарстан белән хезмәттәшлекләре һәм төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.