Рөстәм Миңнеханов һәм «Сименс» компаниясе президенты Джо Кэзер киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

07.06.2019

«Сименс» компаниясе продукциясе Татарстан икътисадының барлык тармакларында да бар диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» компаниясе президенты Джо Кэзер белән очрашуда хәбәр итте.    

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы 2019 кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Сименс» компаниясе продукциясе Татарстан икътисадының энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше һәм автоматлаштыру системасы тармакларында файдаланыла. Бу шул исәптән «ТАИФ», «Татнефть», Генерирующая и Сетевая компанияләр, «Нижнекамскнефтехим», «КАМАЗ».

Моннан тыш, Татарстан «Сименс» белән сәламәтлек саклау, транспорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итә.

«Сименс» –Татарстанның стратегик партнеры, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елның декабрендә ул Мюнхенда «Сименс» белән «Нижнекамскнефтехим» арасында 495 МВт куәте булган энергоблок төзү буенча контракт имзалау тантанасында катнашкан. Бу проект кысаларында «Сименс» – генераль подрядчы.

«Сименс» шулай ук «ТАИФ» компанияләр төркеме белән «Нижнекамскнефтехим»ның ЭП-600 этилен комплексын һәм 250 МВт куәтле «Казаньоргсинтез» электростанциясен төзү буенча хезмәттәшлек итә.

«Татарстан алдынгы технологияләрне җәлеп итүгә, сәнәгатьне тизләтелгән рәвештә модернизацияләүгә, инновацион һәм кадрлар потенциалын арттыруга йөз тота. Без «Сименс» компаниясе озак сроклы партнерыбыз булганга шатбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.