ПХИФ-2019 кысаларында Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Михаэль Кретчмер белән очрашты

07.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Саксония Премьер-министры Михаэль Кретчмер белән очрашты.

Яклар үзара хезмәттәшлек перспективалары һәм төбәкара дәрәҗәдә якынлашу адымнары турында фикер алыштылар.  

Рөстәм Миңнеханов ПХИФны хакимият структуралары, бизнес вәкилләре катнашучы һәм хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәйданчык дип атады.

Рөстәм Миңнеханов Кретчмер әфәндегә быел февраль аенда Татарстан делегациясенең визитын оештырган һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.   

Татарстан Саксония бизнесы белән багланышларны киңәйтергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, бүген Татарстан-Саксония эш төркеме эшләп килә, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Лейпциг Сәүдә палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.  

Үз чиратында Саксония Премьер-министры Михаэль Кретчмер хәбәр иткәнчә, Саксониядә (Лейпциг) Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу эшләре алып барыла.  

Михаэль Кретчмер һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук 4.0 цифрлы индустриясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Бу җитештерүләргә нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итә.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 4.0 өчен яшь һәм өйрәнергә омтылышы булган кадрлар кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Германия сәнәгатьтә цифрлаштыру өлешендә яхшы тәҗрибә туплаган, һәм Татарстан немец партнерлары белән бу юнәлештә актив хезмәттәшлек итә.  

Татарстан Президенты Саксония Премьер-министрын Татарстанга килергә чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.