"Газпром" ГАҖ белән Татарстанда табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоген автозаправкалар станцияләре челтәрен төзү турында килешү имзаланды

07.06.2019

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Газпром" ГАҖ арасында "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын төзү" һәм "Татарстан Республикасында криоген автозаправкалар станцияләре челтәрен төзү" инвестицион проектларын гамәлгә ашыру буенча Килешү имзаланды. 

Документ Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында имзаланды. 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе, директорлар советы рәисе урынбасары Алексей Миллер кул куйдылар. 

Искәртик, Татарстан Республикасы газ ягулыгы инфраструктурасын үстерү һәм компримирланган табигый газны куллану буенча алдынгы урында. "2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасы гамәлгә ашырыла. 

Имзаланган документ кысаларында Татарстан Республикасында 2019-2030 елларда сыекландырган табигый газның газ-мотор ягулыгы буларак базарын үстерү программасы гамәлгә ашырылыр дип көтелә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.