ПХИФ-2019да «ТАИФ» төркеме «Иокогава Электрик СНГ» һәм Schneider Electric компанияләре белән килешү имзалады

07.06.2019

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «ТАИФ» (Татарстан Республикасы) компаниясе һәм «Иокогава Электрик СНГ» Стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Документка «ТАИФ» АҖнең милеккә корпоратив идарә һәм инвестицияләр буенча генераль директоры урынбасары, «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов һәм «Иокогава Электрик СНГ» генераль директоры Владимир Савельев кул куйдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм «Иокогава Электрик Корпорэйшн» Такаси Нисидзима катнашты.

Аннары «ТАИФ» һәм Schneider Electric компанияләре арасында стратегик хезмәттәшлек турында өстәмә килешү имзаланды. Документка «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Schneider Electric компаниясенең өлкән вице-президенты, Россиядәге һәм БДБдә президенты Йохан Вандерплаетсе кул  куйдылар. Килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында имзаланды. 

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Schneider Electric компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. «ТАИФ» төркеме предприятиеләре башкаручы масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Искәртәбез, Schneider Electric җайланмасы «Нижнекамскнефтехим» ГАҖда, «Казаноргсинтез» ГАҖда, «ТГК-16» АҖ филиалларында, «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖ предприятиесендә, «ТАИФ» АҖ социаль объектларында куелган һәм файдаланыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТАИФ материаллары файдаланылды