Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында ВТБның «Илкүләм үсеш проектларында бизнесның катнашу инструментлары» панель сессиясендә катнашты.
Сессиянең модераторы – «Россия24» Россия мәгълүмат телеканалының икътисадны күзәтүчесе Николай Корженевский. Сессиядә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, ВТБ (ГАҖ) банкы президенты-Идарәсе рәисе Андрей Костин һәм башкалар катнашты.
Чыгыш ясаучылар илнең икътисадын үстерүдә катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аерым алганда сессия барышында Рөстәм Миңнеханов төбәккә инвесторларны ничек җәлеп итәргә, инвестицион климатны яхшыртуга һәм тулаем кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ничек ярдәм күрсәтергә дигән сорауга җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика икътисадын үстерү Стратегия-2030 кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүгенгә төбәктә 50ләп инвестпроекттан торган пул формалаштырылган.
Татарстанда Россия һәм чит илләр инвесторларының уңышлы эшчәнлеге өчен барлык шартлар да тудырылган, диде Рөстәм Миңнеханов, дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә.
Шушы комплекслы эш нәтиҗәсендә Татарстан биш ел рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтинг лидерлары өчлегенә керә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төп проектлар нефть-газ химиясе комплексына бәйле.
Машиналар төзелешендә «КАМАЗ» К5 буыны йөк автомобильләре җитештерү буенча эре проектны гамәлгә ашыра.
Татарстандагы чит ил инвесторларына Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре белән стратегик хезмәттәшлекне мисал итеп китерде. Шундый партнерларның берсе – Haier корпорациясе. Чаллыда Индустриаль парк территориясендә Haier көнкүреш техникасын җитештерүен ачты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 5 июнь көнне Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин барында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы, Чаллы мэриясе һәм Haier корпорациясе арасында кер машиналары җитештерү буенча Чаллы индустриаль паркы территориясендә заманча «Акыллы Завод» булдыру буенча Ниятләр турында меморандум имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу – ике ил бизнесы өчен дә яхшы сигнал.