Яңалыклар

01.02.2020

Торак төзү программалары буенча 31 гыйнвар көненә республикада 207,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планнан 7 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

31.01.2020

Бүген Казанның 181 нче мәктәбендә пластик, алюминий, пыяла тараларны кабул итүче автоматлаштырылган фандоматларны кулланышка кертү пилот проекты тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" ДК Сергей Чемезов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Константин Румянцев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Константин Румянцев федераль министрлыкта калдыклар әйләнеше өлкәсендә дәүләт сәясәте  һәм көйләү департаменты, шулай ук ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты эше өчен җаваплы. 

31.01.2020

Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе (КМПО) генераль директоры Дамир Кәримуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2019 елда предприятие эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга планнары турында сөйләде

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы эре сәнәгать предприятеләре вәкилләре белән очрашулар сериясе кысаларында уздырылды.   

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Горький ис. Зеленодольск заводы» АҖ топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, һәм 2019 елда предприятие эшчәнлеге йомгакларына һәм 2020 елга планнарына багышланды.  

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПОЗИС» ААҖ җитәкчелеге белән очрашты.

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы эре сәнәгать предприятеләре вәкилләре белән очрашулар сериясе кысаларында уздырылды. 

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Анда шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Максим Егоров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар да катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, быел Татарстаннан берьюлы ике кеше Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа составына керде - Марат Хөснуллин һәм Ирек Фәйзуллин. «Бу ил күләмендә таләп ителгән югары профессиональ дәрәҗә һәм тәҗрибә турында сөйли», - диде Татарстан Президенты.  

31.01.2020

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында “Татмедиа” агентлыгы активрак яктыртырга тиеш. Б ухакта бүген ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татмедиа” агентлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

31.01.2020

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф воркшопына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Искәртәбез, мәгариф воркшопы 27 гыйнварда башланып китте. Чараның төп максаты ишегаллары территорияләрен комплекслы үстерү тәкъдимнәрен әзерләү, аларны хәл итү юлларын ачыклау, шулай ук программаны гамәлгә ашыруга карата системалы алымнар табу иде.

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КТАТУның  «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнер мәктәбендә булды.

Аны Казан мэры Илсур Метшин, «ДАШКА» мәктәбе директоры Мария Латыпова, КДАСТУ ректоры Рәшит Низамов озата йөрде, алар уку сыйныфларын, башка урыннарны карап чыктылар, шулай ук ишегаллары территорияләрен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән балалар белән сөйләшеп тордылар.  

Битләр: << 751 752 753 754 ( 755 ) 756 757 758 759 760 >>