Татарстан белән Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
“Безнең ишегалды” программасы буенча ТР халкыннан тәкъдимнәр кабул итү өчен сайт һәм колл-үзәк булдырачаклар. Бу хакта брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Expo Real Коммерцияле күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара күргәзмә директоры Клаудия Бойманс белән очрашты.
Татарстан компанияләре “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар алды. Документларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кремль урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан бинада ТАССРның юстиция министры вазифасын башкарган Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XVI Бөтенроссия ярышлары ачылышы узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР гражданнар оборонасы гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Россиянең төбәге буларак БМО әгъзалары булган илләр белән төрле конфессияләр вәкилләренең тату яшәве өлкәсендә тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Бу хакта бүген Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя белдерде.
Бүген БМО штаб-квартирасында (Нью-Йорк) «Россия төбәкләре: Татарстан Республикасы – Тотрыклы үсеш максатлары» презентациясе кысаларында Василий Небензя Татарстанның Россия төбәкләре арасында халык тормышы сыйфаты дәрәҗәсе буенча беренче бишлеккә керүен искәртте.
Бүген БМО штаб-квартирасында (Нью-Йорк) «Россия төбәкләре: Татарстан Республикасы – Тотрыклы үсеш максатлары» нотыгы тәкъдир ителде.
Тәкъдир итү Рәсми Татарстан сайтында турыдан-туры трансляция аша тапшырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул АКШта эш сәфәрендә.
Чараның модераторы – БМОга Россия ярдәме ассоциациясе рәисе урынбасары Алексей Борисов.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы, Россиянең бер төбәге буларак, БМО белән һәм аның махсуслаштырылган учреждениеләре – ЮНЕСКО, ЮНИДО һәм башкалар белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу БМОның штаб-квартирасында узды (Нью-Йорк).
Искәртәбез, Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәре 2020 елның 2-3 февралендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) штаб-квартирасында (Нью-Йорк) Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя белән очрашты.