Яңалыклар

03.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркка эш сәфәре кысаларында АКШның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.   

Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында узды.

Сәламләү сүзе белән Америка-Россия эшлекле советы вәкиле чыгыш ясады.

03.02.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул мәрхүмнең хатыны Илһамия Кәримовага телеграмма юллады.

03.02.2020

Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) штаб-квартирасыннан «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» Рәсми Татарстан сайтында турыдан-туры трансляция аша тапшырылачак.

Искәртәбез, бүген БМО штаб-квартирасыннан «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» нотыгы тәкъдир ителәчәк.  

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак, ул АКШта эш сәфәрендә. Чараның модераторы – БМОга Россия ярдәме ассоциациясе рәисе урынбасары Алексей Борисов.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең БМОдагы Даими вәкиле Василий Небензя чыгыш ясаячак.

03.02.2020

2020 елның 31 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә “Россия Лидерлары” идарәчеләр бөтенроссия конкурсының төбәк ярымфиналы узды.

Татарстан Республикасыннан ярымфиналда 42 кеше катнашты, алар үзләренең дистанцион тест нәтиҗәләрен расладылар.

03.02.2020

Якшәмбе көнне, 2020 елның 2 февралендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркта Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәре 2020 елның 2-3 февралендә узачак.

Хәзерге вакытта АКШта 3500ләп ватандашыбыз яши. Алар Нью-Йоркта,  Нью-Джерси штатының Төньяк-Көнчыгышында, Коннектикутта, Вашингтонда, Калифорниядә Сан-Франциско бугазы районында, Вирджиниядә, Пенсильваниядә, Оклахомада һәм башка шәһәрләрдә гомер сөрәләр.

03.02.2020

Якшәмбе көнне, 2020 елның 2 февралендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына (Нью-Йоркка) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәренең программасына Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО)да булу һәм БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән, шулай ук Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензей белән очрашу керә.

01.02.2020

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау, техника торышын күзәтчелек итү эше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

01.02.2020

Торак төзү программалары буенча 31 гыйнвар көненә республикада 207,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планнан 7 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

31.01.2020

Бүген Казанның 181 нче мәктәбендә пластик, алюминий, пыяла тараларны кабул итүче автоматлаштырылган фандоматларны кулланышка кертү пилот проекты тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" ДК Сергей Чемезов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

31.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Константин Румянцев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Константин Румянцев федераль министрлыкта калдыклар әйләнеше өлкәсендә дәүләт сәясәте  һәм көйләү департаменты, шулай ук ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты эше өчен җаваплы. 

Битләр: << 751 752 753 ( 754 ) 755 756 757 758 759 760 >>