Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ генераль директоры, «ОАК» ГАҖ вице-президенты Александр Конюхов белән очрашты

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ генераль директоры, «ОАК» ГАҖ вице-президенты Александр Конюхов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводын – «Туполев» ГАҖ филиалын (ОАК составына керә) киләчәктә стратегик үстерү, җитештерү мәйданчыкларын техник җиһазландыру, дәүләт контрактларын үтәүнең барышы турында фикер алыштылар. 

Александр Конюхов даими рәвештә авиазаводка килеп йөриа һәм Горбунов ис. КАЗны модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алышуларда катнаша. Ту-160М тирәнтен яңартылган стратегик ракетоносецының беренче мәртәбә очышы йомгаклары буенча очрашуда да катнашкан


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.