Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

Очрашуда яклар Татарстан Республикасы белән Промсвязьбанк арасындагы хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Аеруча банкның Татарстанның эре корпоратив предприятиеләре белән эшчәнлегенә игътибар бирелде. Промсвязьбанк «КАМАЗ» ДК, «ТАИФ» ДК, «Татнефть» ДК, АО «СК Ак Барс» АҖ холдингы белән тыгыз элемтәдә.

«Татарстан Республикасы – безнең төп партнер, без 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Бүген очрашуда без берничә мөһим мәсьәлә турында фикер алыштык, шул исәптән торак мәсьәләләрен хәл итүдә халыкка ярдәм чаралары турында да», - диде Петр Фрадков очрашуда.

«Татарстан белән Промсвязьбанк арасындагы мөнәсәбәтләр күптәнге. Республика икътисадының төрле тармаклары предприятиеләре өчен Промсвязьбанк – ышанычлы финанс партнёры. Банкның кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән уңышлы эшен дә билгеләп үтәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. «Промсвязьбанк» ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча.