Татарстан кешеләре уңайлы тирәлек булдыруның һәр этабында катнашырга тиеш, чөнки бар нәрсә алар өчен корыла. Кешеләр үзләрен ишетүләрен, алар турында кайгыртуларын белергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылучы мәгариф воркшопын ачуда хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Воркшоп 27 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр барачак. Сессияләрдә 200дән артык кеше катнаша.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “МТС” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, “МТС” ГАҖ вәкилләре Руслан Ибраһимов, Игорь Егоров катнашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген яңа ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын коллективка тәкъдим итте.
Бу чара ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы бинасында (Казан) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаның төзелеп килүче берничә объектында булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР тзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Югары белем программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» XV республика премиясе конкурсы финалы бүген «Пирамида» КККда (Казан) узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университетының (КИУ) яңа кампусында булды.
Объект 2018 елның августында төзелә башлаган. Интерьер хәл ителешләрен университет студентлары үзләре эшләгән. Яңа корпуста студентлар өчен тулай торак, «ТАССРның 100 еллыгы» коворкинг-үзәге, аудиторияләр, спортзал һәм конференц-зал урнашкан.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсия уздырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җир тетрәүдән кешеләр үлү сәбәпле Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
"Төркия Республикасының Элязыг һәм Малатья провинцияләрендә җир тетрәү нәтиҗәсендә кешеләрнең үлеме турындагы хәбәрне татарстанлылар әрнеп һәм чын күңелдән кайгырып кабул итте", диелә телеграммада.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
Чара республика киңәшмәсе кысаларында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева искәрткәнчә, республика конкурсы җиденче ел рәттән уздырыла. Муниципаль берәмлекләр тырышлыгын бәяләү өчен махсус эш төркеме төзелә, алар бизәлешне үзләре барып карый.
Конкурс 2019 елның 25 декабереннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр уздырылды. Быел конкурста алты номинация.
Язгы чәчү кампаниясенә әзерләнү барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчүлекләр мәйданнары узган елдагы кебек була - 2,8 млн гектар, ләкин структурасы үзгәрәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.