Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.
Килүгә үк Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводына – «Туполев» ГАҖ филиалына китте.
Юрий Борисовка предприятиенең җитештерү цехларын күрсәттеләр, ул шулай ук махсус әзерләнгән күргәзмәдә продукция үрнәкләре белән танышты.
Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Казан ТЭЦ-2гә юнәлде.
Юрий Борисовка агымдагы эшләр барышы һәм Казан ТЭЦ-2дә узган модернизация турында сөйләделәр. Моннан тыш, Россиянең һәм төбәкнең эре станциясе - Зәй ГРЭСны модернизацияләү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Аңлатмаларны «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев биреп барды.
Иртәгә, 2020 елның 5 мартында, Юрий Борисов Казанда Россия-Сербия хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашачак.