Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Square Chapter Russia мотоклубы җитәкчесе Сергей Писаренко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Казанда H.O.G клубы чараларын уздыру мәсьәләләре турында сүз барды.
Рөстәм Миңнехановка Harley Owners Group (H.O.G) клубы турында сөйләделәр һәм клуб эгидасында уздырыла торган төрле чаралар турында хәбәр иттеләр.
H.O.G клубы төрле елларда Минск, Воронеж, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Краснодар, Уфа, Иркутск, Самара һ.б. зур шәһәрләрдә төрле чаралар үткәрелгән.
Казанда H.O.G Rally Kazan дип аталган бәйрәмне ТАССР 100 еллыгына багышлап уздырырга ниятли.