«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов Татарстанда эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында Дмитрий Леликов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда кайбер уртак проектлар буенча «Ростех» ДК белән Татарстан Республикасының киләчәк хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук башка актуаль темалар да кузгатылды.