Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Чаллы мәйданчыгында Haier җитештерүен киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру темалары каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.